Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында «Бәллүр төн» дигән тематик чара уздырылды.
Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында йөзләрчә мең ватандашларыбызның концентрацион лагерьларга эләгүе, Холокостның кешелек тарихында иң коточкыч җинаять булуы турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр фашистларның үлем лагеренда кылган дәһшәтләре турында белделәр. Аннары балалар документаль фильм карадылар, күргәннәре турында фикер алыштылар, социаль педагог белән үткән дәресләрдә нинди мәгънә барлыгы турында сөйләштеләр.