Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаилә» программасы кысаларында, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын һәм потенциалын күтәрү максатларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.
Мәсәлән, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «көмеш» волонтер белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен төркемле дәрес оештырдылар.
Чара барышында катнашучылар Яңа елны бәйрәм итү традицияләре, халык йолалары һәм йола уеннары белән таныштылар. Балалар һәм аларның ата-аналары зур кызыксыну белән тематик өстәл уеннарында катнаштылар. Дәреснең иҗади өлешендә йон җепләрдән һәм кул астындагы материаллардан декоратив башлыклар ясау буенча мастер-класс булды.
Дәрес социаль күнекмәләрне, коммуникатив сәләтләрне үстерүгә, балаларның иҗади потенциалын киңәйтүгә ярдәм итте.