«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә логопедиядә нейропсихологик якын килүне кулланалар

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед үз дәресләрендә сөйләме нык бозылган, сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән эшләүдә нейропсихологик алым куллана.

Бу алым балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерүдә һәм сөйләм бозылуларын төзәтүдә нәтиҗәле булып тора. Нейропсихологик якын килү балаларда сөйләм бозылу сәбәпләрен ачыкларга һәм киләчәктә сөйләм бозылуларын төзәтү эш формаларын һәм методларын сайларга мөмкинлек бирә.

Нейропсихологик якын килүнең мөһим элементы – баш миенең кирәкле участокларын активлаштыра торган махсус күнегүләр: ишетү һәм күрү хәтерен, лексик-грамматик күнекмәләрне, игътибарны үстерү. Мондый биремнәр балаларга кызыклы, эмоциональ, психик һәм физик халәтләрен яхшыртырга ярдәм итә, аларны укырга дәртләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International