Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күпбалалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләргә хәйриячеләрдән бүләкләр өләштеләр. Алар шулай ук район буенча ведомствоара рейдларда катнаштылар, күчмә акцияләр оештырдылар. Яңа ел тамашаларына социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр дәчакырылган иде.
Нурлат районында Яңа ел каникуллары бай һәм кызыклы үтте.