Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Артур һәм Елена Аминовлар гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан махсус хәрби операция сугышчыларына бүләк ясады. Алар хәрбиләр өчен азык-төлек һәм сыйлар белән посылка җыйдылар, бәйрәм белән җылы котлаулар, сәламәтлек, тынычлык һәм тизрәк өйгә кайту теләкләрен җиткерделәр.
«Безнең дә ир-егетләребезне ничектер сөендерә алуыбыз күңелгә шатлык китерә», – дип уртаклаштылар Әминовлар.