Декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре Казан (Идел буе) федераль университеты (дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы, социология кафедрасы) һәм Казан дәүләт медицина университеты («Социаль эш» юнәлеше) студентлары белән очрашты.
Лекцияләрнең спикерлары министр урынбасарлары Энҗе Нигъмәтҗанова һәм Юлия Абдреева, Министрлыкның бүлек җитәкчеләре булды. Чара барышында республикада кадрлар сәясәте, мәшгульлек һәм социаль яклау мәсьәләләре каралды.
Лекцияләрдә шулай ук ведомство карамагындагы берничә учреждение җитәкчеләре катнашты.
Учреждениеләрнең эш тәҗрибәсе һәм аларның республика халкын социаль яклау системасындагы әһәмияте күрсәтелде. Шулай ук җитәкчеләр социаль өлкә тармагы өчен кадрлар әзерләүнең һәм талантлы яшьләрне социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә җәлеп итүнең әһәмиятен билгеләделәр.
Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар алган белемнәрнең һәм күнекмәләрнең гамәли кыйммәтен билгеләделәр.