26 декабрьдә Зәйдә Яңа ел очрашуы узды, ул узып баручы елның соңгы чарасы булды. Катнашучылар әкият геройларына әверелеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Актерлар үз рольләрен оста башкардылар һәм чын Яңа ел могҗизасын бүләк иттеләр.
Чарада социаль хезмәт алучыларның әти-әниләре, туганнары, опекуннары һәм дуслары, шулай ук «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Кыш Бабай бүлекчәдә тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы биремнәр, конкурслар һәм тәм-томнар әзерләгән иде. Иң кыю катнашучылар шигырьләр укыды һәм җырлар башкарды.
Зәй шәһәре Адвокатлар консультациясенең Яңа ел бүләкләре күңелле сюрприз булды.
Яңа ел очрашуы дискотека һәм бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.