«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мотивацион мастер-класс узды

2024 елның 27 декабре, җомга

27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы, спортчы Гөлназ Гыйльметдинова социаль хезмәт алучылар белән мастер-класс үткәрде. Чара куллары белән проблемалары булган затларга мотивацион ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Гөлназ Гыйльметдинова гади кухня пычагы белән бер кул белән бәрәңгене ничек чистартырга икәнен күрсәтте һәм көн саен шөгыльләнергә киңәш итте, авырлыклар өстендә эшләргә, мөстәкыйльлеккә өндәде. Очрашуда катнашучылар аңа бик теләп сораулар бирделәр һәм кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.

Мастер-класста 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International