Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен балта остасы һөнәренә өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар эскәмия-урындык ясау эшен дәвам иттеләр. Эшләр башланыр алдыннан агач эш кораллары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, эшләнмәләрне проектлау нигезләре турында гомуми мәгълүмат бирелде.
Катнашучылар кул кораллары белән эшләүнең төп күнекмәләрен һәм алымнарын үзләштерделәр, яңа техникаларга өйрәнделәр. Дәрестә үзара аңлашу һәм гармония атмосферасы хөкем сөрде. Һәр катнашучы актив булды.