Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар күрсәтү һәм аларга бәйрәм кәефе бүләк итү бик мөһим. Яңа ел алдыннан Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына бардылар. Аларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең кичерешләре, уллары тормышындагы мөһим вакыйгалар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар бәйрәм алдыннан күрсәткән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәтле.