Гаилә елы кысаларында һәм Яңа ел алдыннан Казанда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен матурлык буенча мастер-класслар оештырылды.
Косметика һәм макияж өлкәсендә эксперт-белгеч хатын-кызларга бит һәм кул тиресен кышкы карау үзенчәлекләре турында сөйләде, макияжны дөрес ясау серләрен ачты. «Әкият» мәдәни үзәге волонтерлары чыршы композицияләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Яңа ел локациясе фонында ата-аналар һәм балалар өчен һөнәри фотосессия оештырылды.
Әти-әниләр бәйрәм рухы алды һәм бүлек белгечләренә һәм волонтерларга аралашу мөмкинлеге, күтәренке кәеф өчен рәхмәт белдерделәр.