24 декабрьдә быел Гаилә елы тәмамлануга багышланган ачык гаилә / ата-аналар көннәре булып узды. Мондый көннәр барлык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә айның һәр соңгы сишәмбесендә узды. Бу ел эчендә чараларга 2,7 меңнән артык катнашучы килде.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт өлкәләре вәкилләре инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирделәр, шулай ук гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.