Яр Чаллыда урнашкан «Асылташ» балигъ булмаганнар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Дәүләт Думасы депутаты, күренекле спортчы, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев белән очрашу шушы көннәрнең иң шатлыклы һәм көтелмәгән вакыйгасы булгандыр, мөгаен.
Баһадир “Асылташ” дигән зур һәм тату гаилә белән танышкан. Балалар аңа укулары, спорт, иҗат һәм башка өлкәләрдә ирешкән уңышлары хакында бәян иткәннәр, “самбо” көрәше буенча алынган кубок, приз һәм грамоталарын күрсәткәннәр. “Сәйлән үрү” түгәрәгендә исә балалар зур кунакка үз куллары белән ясаган картина бүләк иткәннәр.
Әлеге чара барышында һәрбер бала боксер белән шәхсән аралашу мөмкинлегенә ия булган. Валуев исә, үз чиратында, сорауларга җавап биргән, үзенең балачагы, спорттагы уңышлары, гаиләсе һәм каръерасы хакында сөйләгән. Иң мөһиме, ул балаларга чын кеше һәм һөнәрегезнең остасы булыгыз дип искәрткән.
Чара ахырында балалар Валуевтан чын бокс перчаткалары, бокс грушасы кебек бүләкләр кабул итеп алганнар.