Стратегик инициативалар агентлыгы ел саен үткәрә торган «Һәркем өчен дә ачык» бөтенроссия инклюзив практикалар сайлап алуда җиңүчеләр аталды. Алар арасында – Татарстан Республикасыннан практика.
«Инклюзив лидерлык» номинациясендә беренче урынны «НеЗаМи» сукыр музыкантлар ансамбле» практикасы алды. Аның авторы – «НеЗаМи» балалар һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды. Практика кысаларында «НеЗаМи» ансамбленең сукыр музыкантлары инвалидлыкның төрле төрләре булган балаларны өйрәтәләр. Проект инклюзив культура формалаштыруга, инвалидлар катнашында концертлар уздыру юлы белән балаларның һәм яшьләрнең инклюзив мохиткә социаль интеграциясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Җиңүчеләрне бүләкләү 23 декабрьдә Мәскәүдә узды. Быел сайлап алуга Россиянең 79 төбәгеннән 550дән артык гариза килгән. Сайлап алу инклюзив мохитне һәм тигез мөмкинлекләр җәмгыятен үстерүгә ярдәм итә торган карарлар һәм технологияләр турында белергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы «Һәркем өчен дә ачык» бөтенроссия инклюзив практикаларны сайлап алуга 30 гариза тапшырган иде. Сайлап алуда дәүләт учреждениеләре, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнашты.
Татарстан Республикасында социаль инклюзия өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Инвалидлар республика тормышында төрле тармакларда актив катнаша.