Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Виктория Павлова һәм Мәдинә Хаҗарова «Иң мөһиме турында» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Чара традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, мәдәниятне үстерүгә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
«Изгелек» үзәге хезмәткәрләре «Әти турында сүз» һәм «Үткән заман геройларыннан» номинацияләрендә җиңү яулады. Дипломнар тапшыру матур концерт чыгышлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган артистлар һәм коллективлар чыгыш ясады.