Татарстан Республикасы янә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабында катнашучыларны кабул итәчәк

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

2025 елга «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этаплары башкалалары расланды.

Киләсе елда конкурс элеккеге 5 номинация урынына 20 номинация буенча узачак. Татарстан «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча федераль этабын уздыру мәйданчыгы булачак.

2025 елгы конкурс хәзерге хезмәт базары шартларында кирәкле һөнәри күнекмәләрне күрсәтү өчен уникаль урын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International