Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шундый исемдәге чара узды. Ул Россиядә Гаилә елы тәмамлануга багышланган иде.
Тантаналы чара учреждение директоры Венера Баландинаның сәламләү сүзләреннән башланып китте, ул гаиләнең һәм буыннар арасындагы элемтәнең мөһимлеген билгеләп үтте. Чара күңелле уеннар һәм конкурслардан торды. Гаилә парлары матур милли костюмнар кигәннәр иде, бу аерым ямь өстәде. Катнашучылар традицион рус һәм татар биюләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм өчен волонтерлар тәмле торт әзерләделәр. Чәй эчү гаиләләр аралашу һәм элемтәләрне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды.