Минзәләдә Гаилә елын тәмамлауга багышланган чара узды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрьдә Минзәлә районында Гаилә елы тәмамлануга багышланган чара узды. «Минем гаиләм – минем таянычым» дип аталган тантана ЗАГС бүлегенең теркәү залында узды.

Чарага күпбалалы, шулай ук актив һәм иҗади гаиләләр чакырылган иде. Кунаклар арасында шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәре Илүзә Нәҗмиева һәм аның гаиләсе, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Гарфеева һәм аның гаиләсе бар иде. Барлык гаиләләр дә видеороликлар тәкъдим итте.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова интернат-йорт хезмәткәренә нәтиҗәле хезмәте һәм вазыйфаларын югары профессиональлек белән башкарганы өчен мактау грамотасы тапшырды.

Чара күпбалалы гаиләләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International