Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, балаларны тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрүгә юнәлдерелгән «Иң мөһиме турында» республика конкурсына 11 конкурс эше җибәргәннәр. Барлык эшләр финалистлар рәтенә керде һәм катнашучылар дипломнар алды.
«Әбиемнең, гаиләмнең яраткан җырлары» номинациясендә Салават Хәмидуллин мактаулы өченче урынны яулады.