Россиядә Гаилә елы азагында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар һәм балалар белән мастер-класс үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучылар гипстан уч формасындагы фигуралар ясадылар. Белгечләр эш технологиясе турында сөйләделәр, фигураларны ничек бизәргә мөмкин булуын күрсәттеләр. Балалар әти-әниләре белән актив рәвештә эшкә кушылдылар.
Эшләнмәләр интерьерның матур бизәге, күргәзмә эше яки искиткеч бүләк була ала.