Инвалидлар декадасын ябу кысаларында Арча мәдәният йортында «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да тигез!» концерты узды. «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Кунаклар алдында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина чыгыш ясады. Концерт финалында ул барлык катнашучыларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырды.
Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева әйтүенчә, тәрбияләнүчеләрнең мондый концертларда катнашуы яшь буынга рухи тәрбия бирергә ярдәм итә, туган мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияли.