Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар җитештерү объектларында төрле процесслар һәм технологияләр өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтүне дәвам итәләр.
Шушы көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларны озатып йөрүче затлар өчен икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча эре оешмага – «Чаллы икмәге» АҖ чираттагы экскурсия оештырылды. Җитештерү процессының барлык нечкәлекләрен белергә икмәк-булка һәм кондитер әйберләре цехы башлыгы Елена Хорева ярдәм итте. Кунаклар камырның ипигә әверелүен үз күзләре белән күреп кенә калмадылар, ә яңа пешкән продуктларны конвейердан ук татып карадылар.
Экскурсия бүлек карамагындагылар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы вакыйга булды.