Алабуганың оешма һәм предприятиеләре мәктәп укучылары өчен ишекләрен ачтылар

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Һөнәр сайлау чаралары кысаларында Алабуга районында "Чыгарылыш сыйныф  укучысы-2014" дип аталган һөнәри  юнәлеш бирүче акциянең II этабы булып узган.
Гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен 15 маршрут буенча экскурсия оештырылган.
Бу көнне 368 укучы шәһәрнең предприятиеләрендә булып кайткан. Алар "Алабуга"  икътисади зонасы резидентлары белән танышканнар,

«Форд Соллерс-Елабуга», «Роквул-Волга»,  "ПО ЕлАЗ"   кебек, һ.б. заводларны караганнар.  Укучылар өчен шулай ук Алабуга политехник көллияте,
 «КамПолиБЭГ», «Елабужский пищекомбинат», «Эссен Продакшн АГ» кебек предприятиеләр, "Астра" мөмкинлекләр чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Үзәк сырхауханә, Алабуга яңалыклар хезмәте, "Яңа Кама" газетасы редакциясе, библиотекалар, балалар бакчалары  буенча да экскурсия оештырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International