Арчада кечкенә китап ясау буенча мастер-класс үткәрелде

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы белән берлектә Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегендә кечкенә китап ясау буенча мастер-класс узды. Дәресне күрү сәләте буенча инвалид Гүзәл Мурысина үткәрде.

Кечкенә китап ясау – бик мавыктыргыч шөгыль. Бу күзаллау, фикерләү, вак моторика үсешенә ярдәм итә, тырышлык формалаштыра.

Балалар бик теләп үзләренең китап миниатюраларын ясадылар. Һәркем файдалы иҗат дәресеннән бик күп күңелле тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International