4 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен юрист Арсений Кутявин белән очрашу оештырды. Ул гражданнарга социаль-хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.
Очрашуда инвалидлар һәм аларның гаиләләре очраша торган мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, конкрет тормыш очракларын карадылар. Түләүсез юридик консультация кирәкле белем алу өчен бик яхшы мөмкинлек булды.
Шулай ук инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән очраштылар. Белгечләр Маргарита Филиппова һәм Рамил Аксаков кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә инвалидлар очраша торган актуаль проблемалар, шулай ук аларның хокуклары бозылган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.