Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган шашка һәм дарст буенча турнир узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Ярыш «Үземә ышанам» проекты кысаларында, ТР инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Динамо» Яр Чаллы шәһәр советы ярдәмендә үткәрелде.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы, «Спорт хәрәкәте» оешмасы рәисе Әсхәт Галиев исеменнән дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада 75 кеше катнашты.