4 декабрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләрне китапханәдә җылы каршы алдылар. Анда «Рух шатлыгы – көч билгесе» дигән әдәби-музыкаль программа оештырылган иде.
Иҗади очрашу Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде. Китапханәнең якты залында көчле рухлы кешеләр очрашты, алар, авыруларына карамастан, тулы канлы тормыш алып баруларын дәвам итәләр.
Кунаклар алдында «Дус гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән талантлы җырчылар һәм шагыйрәләр чыгыш ясады.