Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Менталь тайпылышлары булган инвалидларны социаль эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл уздырдылар. Анда сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр секторы, мәшгульлек үзәге, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләре һәм менталь тайпылышлары булган инвалидлар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.
Чара кысаларында яшь инвалидларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды, көндезге тору бүлегенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. «Барс» яшьләр үзәге вәкиле менталь тайпылышлары булган балалар һәм яшь инвалидлар тәрбияләүче гаиләләр белән иҗтимагый оешмаларның эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Очрашуның спикеры булып шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышева чыгыш ясады. Ул районда менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны шәһәрнең актив тормышына, аларны социализацияләүгә, хезмәт һәм мәдәни адаптацияләүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән эш турында сөйләде.
Очрашу йомгаклары буенча катнашучылар тарафыннан түбәндәге тәкъдимнәр төзелде: социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәр аша әлеге категория гражданнарга мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә, менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны көндезге эш белән тәэмин итү оешмасында мәдәният һәм спорт учреждениеләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә.