Соңгы атнада республика предприятиеләрендә 7 кеше зыян күргән

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 18 нче октябрьдән 25 нче октябрьгә чаклы 1 төркемле һәм 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән беренче очрак 19 октябрьдә Казан сөт комбинаты филиалы "Просто молоко" ҖЧҖдә булган. 59 яшьлек сатучы  кисәтү ясаган өчен үзенең башына бәла ала - билгесез ир-ат аның башына тимер әйбер белән суга.
Икенче очрак 22 октябрьдә Яр Чаллыда теркәлә. "Кама беконы" ҖЧҖдә оператор баскычтан төшкән чакта чатанып егыла.
Өченче очрак исә шул ук көнне Казанның "Гефест" финанс-төзелеш компаниясендә була.  Биредә дивар төзеп менгергән  чакта ташчы 10 нчы каттан 9 нчы катка егылып төшә.
24 октябрьдә Алабуга электр челтәре компаниясендә дә хезмәткәр зыян күрә. Контроль кабель салган чакта 39 яшьлек электромонтер күзен җәрәхәтли.
Узган атнада төркемле бәхетсезлек очрагы  да теркәлгән. Чистай районында юл-транспорт һәлакәтендә «ЭнДи Мастер ЛТД» Казан оешмасының 58 яшьлек мастеры, 47 яшьлек монтажчысы һәм 25 яшьлек НСУ операторы һәлак булалар.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International