«Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Гаилә елына багышланган чара уздырдылар

2024 елның 29 ноябре, җомга

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә.

Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар, балалар һәм аларның әниләре өчен «Зәй – 2» яшьләр үзәге белгечләре гаилә элемтәләрен, гаилә институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән уен чарасы әзерләделәр. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.

Балалар «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте катнашучылары белән бергә музыкаль уенда катнаштылар, беренче ноталар һәм клип өзекләре буенча җырларны танып белделәр.

Чараны сәнгать мастер-классы белән дәвам иттеләр, анда һәркем үзен рәссам итеп тоя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International