«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм тиешле медицина тикшерүләре узу өчен медицина оешмаларына китерүне оештыру дәвам итә. Әлеге чараларның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру.
2024 елның гыйнварыннан районның медицина оешмаларына 767 өлкән яшьтәге граждан китерелгән. Һәрвакыт өлкән буын кешеләре аларга карата яхшы мөнәсәбәт һәм игътибар өчен рәхмәт белдерәләр.