Мария Уламасова бөтен аңлы гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Бүленеш буенча ул Төмән өлкәсендә эшләгән. Яңа Чишмәгә күчкәч, мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү методисты булып эшли башлый. 2003 елдан Мария Уламасова Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең директор урынбасары вазифасын башкара, ә 2011 елда «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире була. Мәктәпкәчә учреждениедә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Мария Уламасова ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Алар әти-әниләрен уңышлары белән сөендерделәр. Бүген Мария Уламасова яраткан әни генә түгел, әби дә.
2018 елда хатын-кыз авырый, бүген ул инвалид коляскасында һәм өйдә социаль хезмәт ала. Социаль хезмәткәр белән Мария Уламасова уртак тел таба, алар арасында дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаша.
Бүген хатын-кызга үз өстендә бик күп эшләргә туры килә, теләсә нинди эштә уңай яклар таба белергә, вак-төяккә сөенергә өйрәнергә һәм төшенкелеккә бирелмәскә. Күпбалалы әни күңеленә хуш килерлек шөгыль таба, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, бәйли, чигә, тегә.
Балалар үзләренең яраткан әниләрен калдырмыйлар.