Ютазы районында шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрь көнне Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы инвалидлар «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында кунак буларак катнаштылар. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Фестиваль кунакларны һәм катнашучыларны Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатында оештырылды.

Үз нәселенең тарихын һәм гореф-гадәтләрен 12 гаилә тәкъдим итте. Катнашучылар милли ризыкларны, буыннан-буынга кадерләп саклана торган гаилә истәлекләрен тәкъдим иттеләр, шәҗәрә агачы рәвешендә бизәлгән шәҗәрәләре белән таныштырдылар.

Конкурс йомгаклары буенча Абрамовларның гаилә командасы җиңү яулады. Алар Ютазы районын фестивальнең зона этабында күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International