Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар. Мондый чаралар сериясен Россиядәге Гаилә елына багышладылар.
Һәркемгә иң изге теләкләр җиткерелде. Аннан соң бәйрәм кунаклары «Гаилә альбомына күз сал» очрашулар сериясе кысаларында һәркемгә үзләренең гаилә альбомнарын күрсәттеләр, үз тормышлары, туганнары турында сөйләделәр.
Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә бәйрәмдә катнашучылар Александра Пахмутова җырларын җырладылар.
Светлана Лазуркевич сүзләренчә, мондый чараларны интернат-йортта даими үткәрәләр. Алар монда яшәүчеләрне бер-берсе белән яхшы, уңай аралашуга юнәлтә, аралашу күнекмәләрен үстерә, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны стимуллаштыра.