Балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Шалтырату хокукы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Белгеч әлеге хезмәтнең эше, аның әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Балалар үз кичерешләрең белән уртаклашуның, вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген белделәр.