Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
1992 нче елның 19 февраленнән № 1448-XII "Татарстан республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законга бәйле рәвештә республикабызда өстәмә эшләми торган бәйрәм көннәре каралган, шул исәптән, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Шулай итеп, Татарстанда 2013 нче елның 4 нче һәм 6 нчы ноябрь көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.