«Астра»да ачык ата-аналар көне

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә барлык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар социаль яклау, социаль фонд, мәшгульлек үзәге, социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм балалар поликлиникасы вәкилләре булды. Экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт тарафыннан социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International