Актаныш һәм Лаеш районнарында иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе күзәтелә

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
        Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,87% тәңгәл килә.
        Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш һәм Лаеш районнарында. Ул 0,23% һәм 0,28% тәшкил итә. Питрәч һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,47 һәм 0,48%).
        Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Чистайда (4,93 һәм 3,41%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 395  һәм Чистайда 956 теркәлгән эшсезгә 84 һәм 520 вакансия генә тәкъдим итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International