Республикабыз оешма-предприятиеләренә 39980 эшче кирәк. 16 сыннан 22 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3786 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 20116. 6201 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 2387 урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 17896 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,44 кеше тәшкил итә.