Россиядә Гаилә елы һәм Йөкле хатын-кызлар көне кысаларында Балтач районының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә «Үзем өчен вакыт» дигән чара узды. Чарага йөкле хатын-кызлар чакырылган иде. Катнашучыларга концерт номерлары, мәгълүмати әңгәмә, бала тууны теркәү буенча «Суперсервис» хезмәте эше белән танышу, мастер-класслар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Мамадыш районының «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре оештырган чарада булачак әниләр кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, фотосессиядә катнаштылар, тематик буклетлар алдылар.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Авырлы булу бәхете» акциясен үткәрде. Булачак әниләрне Татарстан Республикасында балалы гаиләләр өчен гамәлдә булган социаль программалар белән таныштырдылар, аларга тематик белешмәләр һәм зур булмаган файдалы бүләкләр тапшырдылар.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева йөкле хатын-кызларга арт-терапия сеансын тәкъдим итте.
«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Арча үзәк хастаханәсе базасында «Ике йөрәк» акциясе үткәрделәр. Булачак әниләргә татлы витаминнар һәм иң изге теләкләр язылган открыткалар бүләк иттеләр.
Йөкле хатын-кызлар өчен тренинг элементлары белән төркемле дәресне Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы үткәрде.
Биектау районында 12 йөкле хатын-кыз «Булачак ананың психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дәресендә катнашты. «Йөклеләргә психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, ата-аналарның аңлы позициясен формалаштыру» программасы буенча чараны «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы үткәрде.