Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сумкалар бизәү буенча мастер-класс узды. Дәресне декоратив-гамәли сәнгать буенча тәҗрибәле остаз Ләйсән Сабирова үткәрде.
Көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары тукыма сумка бизәделәр. Мастер-класста катнашучылар махсус штамплар һәм акрил буяулар ярдәмендә сумканы ничек матур итеп бизәргә икәнен белделәр.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган мастер-класста DVD-дисклардан һәм фоамираннан салфетка савыты ясарга өйрәнделәр.