«Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗади лабораториясе волонтерлары Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән тематик мастер-класс үткәрделәр, «Арт-класс» инклюзив студиясе резидентлары һәм педагоглары тарафыннан Ирина Фролова әкиятенә нигезләнеп төшерелгән «Зәңгәр кит һәм кечкенә балык» мультфильмын күрсәттеләр. Мультфильмны караганнан соң океаннарны һәм диңгезләрне пластик чүп-чардан саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.
Калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметүнең нәтиҗәле ысулларының берсе буларак икенчел чималны эшкәртү идеясен балалар пластиктан матур эшләнмәләр ясау юлы белән тормышка ашыра алдылар. Кәгазь стаканнан һәм төрле төстәге полиэтилен пакетлардан медуза ясау буенча мавыктыргыч процесс барышында балалар яраткан җырларын җырладылар, тату медузалар турында күңелле әкият иҗат иттеләр.
Чара интерактив, иҗади һәм танып-белү характерында булды, шулай ук мастер-класста катнашучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.