Коммерциячел булмаган оешмалар инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итә

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елның сентябреннән «Эшкә урнашу чорында аутистик спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган затларны эшкә урнаштыруда һәм озатып йөрүдә ярдәм итүне оештыру» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру максатчан төркем инвалидларына эшкә урнашуда һәм эшкә урнашу этабында ярдәм күрсәтүдә коммерциячел булмаган оешмаларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук инвалидларны тернәкләндерү яки абилитацияләү буенча индивидуаль программаларга туры килә торган хезмәт шартларын булдыру өчен эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек җайга салынды.

2023 елда сынау проектын гамәлгә ашыру барышында ике оешма – «Поиск» диагностика һәм консультация үзәге» АКБО һәм «Кадрлар менеджменты ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы – 53 инвалидны эшкә урнаштыру буенча эш башкардылар. Аларның 35 – психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар.

2024 елда проектны гамәлгә ашыруда өч оешма катнаша: «Кадрлар менеджменты ассоциациясе» КБО, Казаннан «БлагоДарю» социаль адаптация үзәге» АКБО һәм Яр Чаллыдан «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге» АКБО. 2024 елның беренче яртыеллыгында сынау проекты кысаларында 45 инвалидка, шул исәптән 25 интернат-йорт хезмәте алучыга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International