«Белем.Премия – 2024» мәгърифәтчелек бүләгенә дәгъва кылуга гаризалар кабул ителә башлады. Премияне Россиянең «Белем» җәмгыяте тапшыра.
Конкурсны уздыруның максаты – Россия Федерациясендә һәм аннан читтә мәгърифәтчелек эшчәнлегенең һәм мәгърифәтчеләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрү. 2024 елда гаризалар 19 номинация буенча кабул ителә. Россиядә Гаилә елына «Гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше өчен» номинациясе багышланган.
Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә: https://award.znanierussia.ru/.