«Интеграция» инвалидларның иҗтимагый оешмасы һәм аның махсуслаштырылган «UNIT» такси хезмәте «түләүсез нигездә инвалид кешеләрне инклюзив чараларга ташый. Проект Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча президент грантлары фонды гранты хисабына финанслана.
«UNIT» махсуслаштырылган такси хезмәте Казанда 2019 елның 1 июленнән эшли. Такси хезмәтеннән инвалидлар катнашында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы Казанның инвалидлар иҗтимагый оешмалары файдалана. Проектны гамәлгә ашыру барышында шәһәрнең 30дан артык инвалид иҗтимагый оешмасы такси хезмәтеннән берничә тапкыр файдаланган, 400дән артык вакыйгага хезмәт күрсәтелгән, аларда 3080 инвалид булган.
Автобуска заказны https://unittaxi.ru/ сайтында яки +7 996 902 52 06 телефоны аша бирергә мөмкин.
ТР Иҗтимагый палатасы материаллары буенча