«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр яраткан кешеләре өчен чәчәк бәйләмнәре җыйдылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

«Социаль туризм» программасы кысаларында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче гаилә парлары яшь инвалидлар, белгечләр Марина Чапалова һәм Ирина Баранова белән бергә, урман-парк зонасында булдылар.

Урман аланы буйлап йөргәндә тәрбияләнүчеләр җир җиләге һәм чәй кайнату өчен шифалы үләннәр җыйдылар, табигатьне күзәттеләр, кошлар сайравын тыңладылар. Социаль хезмәтләр алучылар ромашкалардан чәчәк бәйләмнәре җыеп, аларны яратканнарына бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International