«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алды мастер-классы үткәрделәр

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган мастер-класс узды. Чара гаилә традицияләре турында белемнәрне киңәйтүгә, бу бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләргә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Мастер-класста катнашучылар бәйрәм тарихын белделәр, оригами техникасында кәгазьдән ромашкалар ясадылар.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International