Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 2 июле, сишәмбе

26–27 июньдә Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган ике көнлек семинар-киңәшмә узды. Социаль өлкәнең төрле учреждениеләре белгечләре катнашындагы чарада 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясалды.

Семинарның беренче көне Әгерҗе шәһәрендә узды. Семинарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенең кайгыртуга мохтаҗлыгын бәяләү буенча экспертлары катнашты. Семинарда гаиләләр һәм балалар, өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләү буенча комплекслы үзәкләрнең эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру һәм камилләштерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук эшнең мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, конкрет кейсларны карадылар.

Минзәләдә узган семинарның икенче көне стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшенә багышланды.

Семинар барышында стационар учреждениеләрнең өлкән шәфкать туташлары өчен практикум уздырылды, бу белгечләр өчен клиентлар белән эшләү күнекмәләрен һәм белемнәрен тирәнәйтү өчен яхшы мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International