Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау: эш бирүчеләр өчен мәгълүмат

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.

2024 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясендә инвалидларны эшкә кабул итү өчен эш урыннарын квоталау турындагы законнарда үзгәрешләр үз көченә керә.

Аерым алганда, «Эш бирүчеләр тарафыннан инвалидларны эшкә кабул итү өчен квотаны үтәү тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 30 маендагы 709 номерлы карарында һәм «Эш бирүчеләр тарафыннан «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль законның 53 статьясындагы 1 өлешендә каралган мәҗбүри мәгълүматны дәүләт мәшгульлек хезмәтенә бирү формаларын раслау турында» Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2024 елның 16 апрелендәге 195н номерлы боерыгында чагылдырылган яңа үзгәрешләр квотаны исәпләү һәм билгеләү тәртибенә, квотаны үтәү шартларына кагыла, шулай ук квотаның үтәлеше турында хисап формасына кагыла.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» 2006 елның 24 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 3 статьясындагы 1 пункты нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен квота Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен түбәндәге күләмдә билгеләнә:

- хезмәткәрләр саны 35–100 кеше тәшкил иткән эш бирүчеләр өчен – хезмәткәрләрнең уртача исемлек санының 2 % күләмендә;

- хезмәткәрләр саны 100 кешедән артып киткән эш бирүчеләр өчен – хезмәткәрләрнең уртача исемлек санының 3 % күләмендә;

Әмма квотаны исәпләгәндә шуны истә тотарга кирәк: оешма хезмәткәрләренең уртача исемлек санына эшчәнлеге куркыныч һәм зарарлы хезмәт шартлары белән бәйле булган хезмәткәрләр кертелми. Инвалидларны эшкә кабул итү өчен хезмәткәрләр санын исәпләгәндә, бүлмә санны түгәрәкләү бөтен санга кадәр киметү ягына башкарыла. Әгәр исәпләнгән квотаның күләме бердән азрак булса, квота бергә тигез дип кабул ителә.

Инвалидларны эшкә кабул итү өчен эш урыннарын квоталау турындагы законнарның үтәлеше турындагы хисапны эш бирүчеләр «Россия эше» платформасы аша мәшгульлек хезмәте органнарына хисап чорыннан соң айның 10 нчы көненә кадәр, ай саен бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International