1999 елның 1 июлендә Аксубай районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге булдырыла. Ул вакытта ул дүрт өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән тора. Соңрак үзәктә тагын ике бүлек ачыла – көндезге тору бүлеге һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, кайбер бүлекләр берләштерелә яки исеме үзгәртелә.
25 ел дәвамында үзәкнең статусы үзгәрә. 2005 елда учреждениегә «Нежность» (Наз) исеме бирелә.
2015 елның декабреннән социаль учреждениене Тәнзилә Габдрахманова җитәкли. Үзәкнең төп байлыгы – тырыш хезмәткәрләр.
«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гражданнар белән эшләүдә төрле технологияләр кулланыла: «Мобиль бригада», «Өлкәннәр иминлеге мәктәбе», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Бармак очларында хезмәт», «Парк ретриты», «Компьютер һәм хокукый грамоталылык», «Гаилә кунак бүлмәсе» һ. б. Менталь тайпылышлары булган гражданнарны социализацияләүне яхшыртуга, уңай мәнфәгатьләрне формалаштыруга «Без бергә» технологиясе юнәлдерелгән.
Үзәкнең уңышлары – дус коллективның профессиональ эше нәтиҗәсе.